Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Конституция абруен күтәрү белән даими шөгыльләнү зарур”
ТР Дәүләт Советында ТР да РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча комитет утырышы узды
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында Татарстан Республикасында РФ Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм үткәрү буенча комитет утырышы узды. Россиянең төп законы юбилеена әзерлек буенча эш юнәлешләре уңаеннан фикер алышуны оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Республика парламенты җитәкчесе оештыру комитеты утырышын ачып, гомумән ил буенча РФ Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча киң күләмле эш алып барыла, дип билгеләп үтте.
“Киләсе атнада Федерация Советында зур конференция уза, төбәкләрдә дә эш башланды. РФ Президенты Владимир Путин Россия вузларының юридик-хокук кафедралары мөдирләре җыеп сөйләшү алып барды. Мин аның Конституциягә җитди үзгәрешләр кертергә кирәкми дигән позициясен шәхсән хуплыйм, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Төп закон өчен 20 ел – зур срок түгел. Әгәр Конституцияне еш үзгәртсәң, аңа ышаныч кинәт кимергә мөмкин”.
Парламент җитәкчесе шулай ук Россиянең төп законының абруен ныгыту даими процесс булырга тиешлеген билгеләп үтте.
ТР Дәүләт Советы Рәисе республика мәктәпләрендә һәм вузларында үткәрелә торган парламент дәресләре турында сөйләде. “Дәресләрдә Конституция буенча фикер алыштык. Парламент дәресләре үткәрү нәтиҗәләре Конституция белән кызыксыну дәрәҗәсе югары икәнлеген күрсәтте”, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент җитәкчесе дәүләт хезмәткәрләренең Конституциянең төп законнары буенча белемнәре мәсьәләсен дә кузгатты. “Халык белән эшләүче түрәләргә РФ Конституциясен, шулай ук үз субъектлары Конституциясен яки Уставын белү зарур. Бу юнәлештә эш алып барыла”, - диде ул.
“Без барлык муниципалитетларда, хакимиятнең вәкиллекле органнарында, фән, хокук, судья бергәлекләрендә, мәктәпләрдә һәм вузларда Россия Конституциясенең 20 еллыгын тиешенчә билгеләп узарга тиеш”, - дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе.
ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова докладлар белән чыгыш ясады.
Оештыру комитеты әгъзалары докладларны тыңлагач, бәйрәмне оештыру вакытында аларны исәпкә алырга карар итте. Оештыру комитеты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына ММЧ да юбилей датасын бәйрәм итү буенча чараларны яктырту эшен көчәйтергә, ә ТР Мәдәният министрлыгына халык белән мәгълүмати-агарту эшләре алып барырга тәкъдим итте.
Дәүләт Советының якындагы сессиясе көн үзәгенә “РФ Конституциясе сәгате” мәсьәләсен кертү планлаштырыла, дип белдерде парламент башлыгы. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз