Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Клишас законы проектына төзәтмәләрне аерым тыңлауга ирешергә кирәк
Ул берничә консультация уздырганын, шул исәптән Татарстан әзерләгән төзәтмәләрне ничек уздыру турында Дәүләт Думасы җитәкчелеге белән дә сөйләшкәнен әйтте.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, «РФ субъектларында ачык хакимиятне оештыруның гомуми принциплары» федераль закон проектына республика парламенты төзәтмәләре Дәүләт Думасында Россиянең башка төбәкләреннән килгән тәкъдимнәрдән аерым тыңланырга тиеш.
- Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм закон чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты рәисе Андрей Клишас керткән закон проектын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
«Татарстан Дәүләт Советы депутатлары закон проектына 100 процент каршы чыкты. Хәзер без төзәтмәләр юллыйбыз. Алар буенча барлык сәяси партияләрдә эш барды, тәкъдимнәр күп булды. Мин ЛДПР, КПРФ вәкилләрен дә кабул иттем… Закон проектында төзәтмәләрне дөрес итеп Дәүләт Думасында үткәрергә кирәк», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул хокукый идарә белгечләре белән дә, шул исәптән Дәүләт Думасы җитәкчелеге белән дә Татарстан әзерләгән төзәтмәләрне ничек уздыру буенча берничә консультация булганын әйтте.
«Төзәтмәләр каралганда, Дәүләт Советыннан төп рәсми вәкил Илдар Гыйльметдинов булачак. Төп эш Крашенинников комитетында узачак. Анда, каршы чыккан төбәк буларак, Татарстан төзәтмәләренең аерым каралуына ирешергә кирәк. Оппонентлар, Татарстан депутатларын андый мөмкинлектән мәхрүм итәргә кирәк, чөнки алар каршы чыкты, диләр. Ләкин барыбер безнең хокукыбыз кала», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз