news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: "Киләсе елда без авыл җирлекләрен ныгыту турында мәсьәләне күтәрәчәкбез"

Яңа Чишмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе катнашында зона семинар-киңәшмәсе үтте

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Яңа Чишмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында зона семинар-киңәшмәсендә авылда хуҗалыкның кече формаларын үстерү һәм эш активлыгын арттыру буенча республиканың бер төркем муниципаль районнары авыл җирлекләре башлыклары эшенә нәтиҗәләр ясадылар.
Иң элек чарада катнашучылар Яңа Чишмә районының берничә фермер хуҗалыгында, район үзәгендәге "Карат" кооперативында булдылар.
Зона семинар-киңәшмәсен ачканда, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый форматтагы чараның инде 4 нче ел рәттән узуын искәртте. "Без шәхси хуҗалыкларны үстерү өчен нәрсә эшли алганыбызны, авылда эш активлыгын уята ала алганлыгыбызны белү өчен, чираттагы тапкыр бер төркем районнарның авыл җирлекләре башлыкларын чакырдык, - диде парламент җитәкчесе. - Безнең бурыч - эшне оештыра алганнарны билгеләү, сизелерлек нәтиҗәләр алу".
"Авыл халкы эш активлыгын арттыруга алынган юнәлеш стратегик һәм тактик яктан дөрес иде", - дип ышана Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе ассызыклаганча, республика халкын бары тик хуҗалыкларның кече формалары хисабына азык-төлек белән тәэмин итү бурычы куелмый, бу республиканың эре агрокомпанияләре җитештерә торган продукциягә бик мөһим өстәлмә булса да.
Парламент башлыгы билгеләвенчә, республика хакимияте бер төркем стимуллаштыру программаларын һәм механизмнарын куллана, кайчагында турыдан-туры авыл халкына ярдәм итә.
Шул ук вакытта соңгы елларда авыл халкы тормышы белән шәһәрнеке арасындагы аерма сизелерлек дәрәҗәдә кыскарган.
Агросәнәгать комплексының катлаулы урыннарында һәм авыл хуҗалыгының стратегик планнарында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тукталды. Аның сүзләренчә, җитештерүнең чыгымнары күп булуына һәм бәяләрнең артуына бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади һәм финанс тотрыклылыгы катлаулы булып кала бирә.
Авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсешен тоткарлый торган факторлар рәтендә министр артык продукцияләрнең оештырылмавын атады.
"Базарлар булдырырга һәм аларны үзебезгә эшләтергә кирәк", - дип ышана Марат Әхмәтов.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча муниципаль районнар эшчәнлеген бәяләү турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов билгеләвенчә, хуҗалыкларның кече формалары үсеше күрсәткечләре буенча беренче өчлектә - Саба, Кукмара һәм Спас районнары. Уңай мисал буларак, Марат Әхмәтов Яңа Чишмә районын да атады. Районда соңгы елларда актив рәвештә авыл эшмәкәрлеге һәм шәхси хуҗалыклары үсеше бар.
Семинарга нәтиҗәләр ясап, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тагын бер кат республикада ТР Президенты ярдәмендә җирле үзидарәнең үсеше мәсьәләләренә җитди игътибар бирелүен ассызыклады. "Киләсе елда без авыл җирлекләрен ныгыту турында мәсьәләне күтәрәчәкбез. Принцип шундый: көчсезләр тагын да көчлеләргә кушылачак", - дип билгеләде парламент җитәкчесе.
Чара соңында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов республиканың 12 районыннан иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооперативы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Һәрберсе 50 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Киләсе зона семинар-киңәшмәсен 28 нче ноябрьда ТР Биектау муниципаль районында уздыру планлашырыла, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot