news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Киләсе чакырылышта да Яшьләр иҗтимагый палатасы, бүгенгесе кебек, абруйлы, кызыклы, актив булыр дип ышанам”

Дәүләт Советы Рәисе ДС каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышында катнашты

(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Дәүләт Советында парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында ДС каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы утырышы узды. Көн тәртибенә 2009-2014 нче еллардагы чакырылыш чорында палатаның эшчәнлек йомгаклары турында хисап тоту куелган иде.

Утырышта шулай ук ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, ТР яшьләр оешмалары советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башкалар катнашты.

ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимов утырышта 73 кешенең катнашуы турында хәбәр итте. Ул утырышта катнашучыларга юлланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте телеграммасын укыды. “...Сезнең инициативагыз буенча яшьләр дәүләт сәясәтенә кагылышлы берничә норматив-хокукый документ кабул ителде. Ышанам: сезнең интеллектуаль потенциалыгыз, саекмас энергиягез, Яшьләр палатасында җәмгыять иминлеге бәрабәренә эшләп тупланган тәҗрибәгез иң куәтле идея һәм проектларны да тормышка ашырырга ярдәм итә. Сезгә уңышлы, нәтиҗәле эшләр, яңа үрләр, иҗади казанышлар телим!” – дигән юллар бар ТР Премьер-министры Илдар Халиков мөрәҗәгатендә.

Яшьләр иҗтимагый палатасының соңгы биш елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән аның рәисе Евгений Ефимов чыгыш ясады. “Агымдагы чакырылышта палата составына муниципаль берәмлекләрдән, Республика яшьләр иҗтимагый оешмаларыннан 80 делегат сайлап алынган иде. Беренче тапкыр палата составында ТР Дәүләт Советының яшь депутатлары да катнашты, шул исәптән “Бердәм Россия” партиясенең 3, коммунистик партиянең 1 вәкиле. Шулай ук Россия парламентының барлык сәяси партияләре дә тәкъдим ителгән иде”, - дип билгеләп узды Евгений Ефимов.

Аның әйтүенчә, министрлык һәм ведомство вәкилләрен җәлеп итеп, кайбер мәсьәләләр буенча аерым эшче төркемнәр булдырылган. “Безнең эшчәнлекнең төп өстенлекле юнәлешләренең берсе яшьләрнең дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда өлешен, ролен арттыру булды”, - дип белдерде палата рәисе. Аның сүзләреннән аңлашылганча, Яшьләр иҗтимагый палатасы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә, студент хезмәт отрядларының хокукый статусын билгеләү мәсьәләсендә “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын эшләгән. "Закон проекты ТР Дәүләт Советы тарафыннан хупланды. Аннан соң без студент хезмәт отрядлары үсеше концепциясен эшләдек, һәм ул ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан расланды”, - дип белдерде Евгений Ефимов.

Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Яр Чаллыда, Түбән Камада, Алабугада, Яшел Үзәндә, Зәйдә, Балык Бистәсендә, Минзәләдә, Тәтештә һәм башка берничә муниципаль берәмлектә яшьләр парламентлары булдырылганын, аларга һәр уку йортыннан вәкилләр кергәнен әйтеп узды.

Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. “Сез һаман яшь, креатив булып кала бирәсез, - дип мөрәҗәгать итте ул һәм яшьләрне Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән сәламләде. Парламент башлыгы ике чакырылыш дәвамында гомуми дәүләт сәясәтенә ТР Яшьләр иҗтимагый палатасын җәлеп итүнең нәтиҗәле, акланган адым булуын билгеләп узды. - Палатадагы әгъзаларның актив булуын тоябыз. Сезнең ролегез аермачык күренә. Биш ел бер мизгел кебек кенә үтте”, - дип, Фәрит Мөхәммәтшин беренче утырыш узган чор буенча хатирәләрен яңартты.

“Мин уңай якка үзгәрешләр күрәм. Яшьләрне актив кына түгел, ә проблемаларның асылын формалаштырып аңлата белүчеләр дип бәяләп була. Мәктәпме ул, югары уку йортымы, яки башка мәйданчыкмы, - кайда гына булсагыз да, сезнең керткән өлешегез нәтиҗәсендә башкарыла торган эш күзәтелә”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.

Ул яшьләрнең Универсиада вакытында да үзен нык күрсәтә белүен, волонтерларның бәяләп бетергесез тәҗрибә туплавын, Бөтендөнья студент уеннарын оештыруда югары бәягә лаек булуда яшьләр палатасының да роле булуын ассызыклады.

Сез үзегезнең гамәлләрегез белән креатив, хәрәкәтчән икәнегезне дәлиллисез. Шул ук вакытта сез төрле йогынтылардан аз якланган булып кала бирәсез, шул исәптән милләтара, конфессияра мәсьәләләрдә дә. Дәүләт хакимияте органнары бу юнәлештә дә сезнең белән җитди эш алып барырга тиеш”, - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан яшьләре тормышына кагылышлы документларга үзгәрешләрнең парламент тарафыннан бертавыштан хуплануын ассызыклады. “Киләсе чакырылышта да Яшьләр иҗтимагый палатасы, бүгенгесе кебек, абруйлы, кызыклы, актив булыр дип ышанам. Сез, яшьләр парламенты традицияләрнең чишмәбашында торган затлар буларак, яңа чакырылышта да үз вазифаларыгызга тугры калырсыз, бу сыйфатларны башкаларга да күчерерсез дип уйлыйм. Бишенче чакырылыш депутатлар сезнең эшчәнлеккә теләктәшлек күрсәтер дип өметләнәм”, - дигән теләкләрен җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы агымдагы Мәдәният елында халыкның әхлаклылыгын, зыялылыгын, тәрбиялелеген күтәрүдә яшьләргә өметләрен баглады. Ул Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларына эшчәнлекләре өчен рәхмәтен ирештереп, аларга алдагы эшләрендә уңышлар теләде.

Утырыш азагында Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Евгений Ефимовка, палатаның актив әгъзаларына ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100