Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Киеренке бюджет үтәлсен өчен килешеп эшләү кирәк
2022 елда бюджет керемнәре 300 млрд 32,7 млн сум, чыгымнар 324 млрд 46,4 млн сум тәшкил итә. Дефицит — 24 млрд 13,7 млн сум.
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Дәүләт Советы утырышында 2022 елга һәм 2023, 2024 елларга Татарстан бюджеты турында закон проекты икенче һәм өченче укылышларда кабул ителде. 2022 елга Татарстан бюджетында дефицит 24 млрд сумнан артык күләмдә. «Бу киеренке бюджет үтәлсен өчен хәзер килешеп эшләү кирәк», — диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин закон проекты беренче укылышта 25 октябрьдә каралганын, аннары 533 төзәтмә кертелгәнен искәртте, шуларның 498е — Министрлар Кабинетыннан. «Бер төзәтмә дә игътибарсыз калдырылмады. Һәркайсы буенча карарлар кабул ителде», — диде.
Кабул итүгә каралган 511 төзәтмәләрдә юл хуҗалыгы инфраструктурасын үстерүгә, автомобиль юлларын тәртиптә тотуга, авыл территорияләрен үстерүгә, урман мөнәсәбәтләрендә аерым вәкаләтләр урнаштыруга, класс җитәкчелеге өчен бүләкләү, торак төзелеше программаларына өстәмә акчалар каралган.
Шул рәвешле, 2022 елда бюджет керемнәре 300 млрд 32,7 млн сум, чыгымнар 324 млрд 46,4 млн сум тәшкил итә. Дефицит — 24 млрд 13,7 млн сум.
2023 елда керемнәр 305,6 млрд сум, чыгымнар 327, 2 млрд сум, дефицит 21,6 млрд сум булыр дип фаразлана.
2024 елда бюджет керемнәре 312,9 млрд сум, чыгымнар 333,8 млрд сум, дефицит 20,8 млрд сум булыр дип көтелә.
«Зур дефицит белән катлаулы бюджет. Дефицит ник үскәнен аңлаттылар, чөнки федераль үзәк, республикадан кушып финанслау шарты белән, күптөрле проектлар тәкъдим итә. Безгә, республика үсештә артта калмасын өчен, бу федераль акчаларны җәлеп итеп, кушып финанслауга акча табу отышлырак. Киеренке бюджет үтәлсен өчен, килешеп эшләү кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз