news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Кемероводагы фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика депутатлар корпусы исеменнән Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе адресына телеграмма юллады.

(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗига булу сәбәпле, Кемерово өлкәсе халкының кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган фаҗига безнең йөрәкләргә кайгы авазы булып килеп керде. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу һәм хәсрәтегезне бүлешү сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Без сезнең белән бергә кайгырабыз”, - диелгән республика депутатлар корпусы исеменнән Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе Алексей Синицын адресына юлланган телеграммада.

Алдан “Татар-информ” “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуын, анда кимендә 64 кеше һәлак булуын җиткергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100