Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу чарасында катнашты
Тантаналы чара Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды
(Казан, 9 май, "Татар-информ", Камил Әсәдуллин). Бүген иртән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу чарасында катнашты.
Чарада шулай ук республика парламенты депутатлары, ветераннар, шулай ук яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Тантаналы чара Азат итүче солдат һәйкәленә чәчәкләр һәм веноклар салудан башланды. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар Казан госпитальләрендә яралардан үлгән чит ил сугышчылары һәйкәленә дә чәчәкләр китерде.
"Бүген без барыбыз да Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән бергә Бөек Җиңү көненә 70 ел тулуны билгеләп үтүгә сөенәбез, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Шул ук вакытта Бөек Җиңүгә нинди бәя бәрабәренә ирешүебезне беркайчан да оныта алмаячакбыз. Бу сугышта башын салганнар, фронттан әйләнеп кайта алмаганнар, тылда 15әр сәгать эшләп, тамаклары туймыйча үлүчеләрне искә алу ачысы да. Бу шундый көн - шатлык һәм кайгы яшьләре бергә кушыла".
ТР Дәүләт Советы Рәисе Җиңүнең 70 еллыгына сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәренең социаль проблемаларны хәл итүдә шактый ярдәм алуына сөенеч белдерде.
Ф.Мөхәммәтшин Мамай курганына сәфәре хакында да сөйләде. Анда Сталининград сугышында һәлак булган Татарстан сугышчыларына мемориаль такта ачылган. "Мин чын күңелдән барыгызны да Бөек Җиңү көне белән котлыйм. Сугышта һәлак булганнар, бу Җиңүгә өлеш керткәннәр һәрчак Россия һәм Татарстан халкының йөрәгендә булыр", - диде республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз