news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда волейбол беренчелеге булмаганга шаккатты

“Начар эшләгәннәр”, - диде Татарстан Волейбол федерациясе президенты Казан башкарма комитеты спорт комитеты эшчәнлегенә бәя биреп.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда волейбол беренчелеге булмаганга шаккатты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 март, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казанда волейбол буенча беренчелек булмауга шаккатты.

“Начар эшләгәнбез, минус”, - дип шәрехләде ул федерациянең хисап җыелышында.

Проблеманы хөкемдар Юрий Морозов күтәргән. “Яшел Үзән, Балык Бистәсе беренчелеге үткәрелә, ә волейбол буенча Казан шәһәре беренчелеге юк. Шәһәр комитетыннан ике ел элек ярышлар үткәрү турында сораганнар, әмма ул баш тарткан. Республиканың иң яхшы шәһәре волейбол буенча беренчелек үткәрми”, - диде Морозов.

Республика Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов Казан башкарма комитетың спорт комитетының элеккеге рәисе Илгиз Фәхриев булганда беренчелек үткәреп булмады, әмма яңа җитәкчелек килгәч ярышлар узар, дип билгеләп үтте.

“Сез Казанда волейбол буенча беренчелек үткәрелмәвен раслыйсызмы?” – дип сорау бирде Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаучыга. “Казан районнары буенча ярышлар уза? Юк! Бу нәрсә? Казанда күп чаралар уза дип өметләнү – ул Казан хезмәте түгел. Ул Спорт министрлыгы хезмәте”, - диде федерация президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан муниципаль берәмлеге җитәкчесенең беренче урынбасары Евгения Лодвигова федерациягә килү белән вазгыять яхшыга үзгәрәчәк, дип ышануын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100