news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Төркиянең генераль консулы белән очрашты

Төркиянең генераль консулы Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык тәҗрибәсен бәяләде

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кичә республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы яңа генераль консулы Әхмәт Тута белән очрашты.
“Якындагы ике елда үз тормышыгызны безнең республика эшчәнлегенә багышлавыбызга шатбыз”, - диде Дәүләт Советы Рәисе чит ил дипломантын сәламләп. Әхмәт Тута үз чиратында Казанга килгәннән бирле үзен өендәге кебек хис итүен белдерде. Ул шулай ук шушы көннәрдә Казан Кремлендә Татарстан Президентына рәсми тәкъдим ителүе турында белдерде. “Безнең очрашу дустанә шартларда узды. Республика Илбашы барлык инициативаларга да теләктәшлек белдерергә вәгъдә итте. Миннән торганның мин барысын да эшләргә тырышачакмын”, - дип белдерде Төркиянең генераль консулы.
Очрашу вакытында шулай ук сәүдә-икътисади хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алыштылар. Татарстан парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Төркия ТРның сәүдә партнерлары арасында лидерлык позициясен били. Фәрит Мөхәммәтшин чит ил дипломантына Татарстанда эшләү вакытында «КАМАЗ», «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Алабуга» махсус икътисади зона кебек куәтле сәнәгать узеллары белән якынрак танышу өчен республиканың зур шәһәр һәм районнары белән танышырга тәкъдим итте. Очрашуда катнашучылар мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә элемтәләрне үстерү һәм Төркия белән Татарстан арасында парламентара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгытырга кирәклеген билгеләп үтте.
Төркиянең Генераль консулы фикер алышу вакытында Татарстанда милләтара һәм конфессияара татулык тәҗрибәсен бәяләде. Аның сүзләренчә, бу тәҗрибә чит ил вәкилләрендә зур кызыксыну уята.
Фәрит Мөхәммәтшин Әхмәт Тутага Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифасын башкару вакытында киләчәктә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен, файдалы эшлекле элемтәләр урнаштыруын теләде. Аннары парламент җитәкчесе һәм чит ил дипломанты истәлеккә фотога төштеләр һәм истәлекле сувенирлар алмаштылар.
Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина да катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100