news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәктәп волейбол лигасы ачылышы турында сөйләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе яшь буын волейболчыларына уйнаучы командалар имзасы белән туп бүләк итте.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Мәктәп волейбол лигасы ачылышы игълан ителде. Бу турыда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның “Зенит” һәм Белгородның “Белогорье” командалары арасында волейбол матчы вакытында хәбәр итте.

“Без бу проектны волейбол белән сәнәгать предприятиеләрендә генә шөгыльләнеп кламасыннар өчен гамәлгә ашырабыз. Татарстанда мәктәп, студентлар волейболына күптән ихтыяҗ бар", - диде ул.

"Мәгариф министрлыгы, Спорт министрлыгы, Казан хакимияте ярдәме белән проект эшли башлады. Йөзләгән, меңләгән кеше уйнар, ә без финаллар һәм этаплар үткәрербез, яшьләрне волейболга җәлеп итәрбез”, - диде Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100