news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда үлеп калган чит ил сугышчылары хөрмәтенә чәчәкләр куйды

Җиңү көнендә чәчәкләр шулай ук Азат итүче Солдат һәйкәленә дә салынды.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда үлеп калган чит ил сугышчылары хөрмәтенә чәчәкләр куйды
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 май, “Татар-информ”). Бүген, Җиңү көнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, парламент һәм Казан шәһәр Думасы депутатлары, Хисап палатасы әгъзалары, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Азат итүче Солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш вакытында Казан госпитальләрендә үлеп калган һәм Архангельский зиратында җирләнгән чит ил сугышчылары хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә веноклар һәм чәчәкләр салдылар.

Чарада Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, залп бирелде, хәрби оркестр уйнады.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин һәм Дәүләт Советы депутатлары иртәнге якта “Аналар һәм тол хатыннар” монументына чәчәкләр салды, Җиңү парадында һәм "Үлемсез полк" йөрешендә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot