news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда гражданнары кабул итте

Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калырга тиеш түгел, дип саный ТР Дәүләт Советы

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). РФ Премьер-министрының Казандагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Бу юлы халыкның үтенечләрен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тыңлады, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.

Гөлмирә Нуруллина Биектау районыннан килгән. Ул Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ире белән арендага алынган фатирда яши. Үз фатирларын сатып алу өчен алар "Россия гаиләләре өчен торак" максатчан программасына кергән, әмма программаны финанслау кыскартылган, ә Чечня кампаниясендә катнашкан ветераннар өчен башка ташламалар каралмаган.

"Сез, чыннан да, әлегә гамәлдәге законнарга эләкмисез, әмма моннан чыгу юлы, һичшиксез, булырга тиеш", - дип җавап бирде Фәрит Мөхәммәтшин. Вәзгыятьне өйрәнеп, аны хәл итү йөкләмәсен бирде.

Казанда яшәүче Руслан Ганиев идея белән килгән. "Уңайлы мохит" програмасы кысаларында эшмәкәрлек структурасын булдырырга һәм пандуслар төзергә кирәк, дип саный ул. Яңа йортларда халыкның аз мобиль төркемнәре өчен шартлар проектлау этабында ук булдырыла, ә иске торак фонды һәм шәхси секторда алар юк дәрәҗәсендә. Руслан Ганиевның әнисе коляскалы инвалид, һәм бу проблема аңа якыннан таныш.

"Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәләренә мөрәҗәгатьләр саны арта, кешеләр бирегә безнең ярдәмгә, мөрәҗәгатьләренә хокукый бәя бирүебезгә өметләнеп килә", - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итү тәмамлангач. "Һәр мөрәҗәгать аерым өйрәнүне таләп итә. Мәсьәләләрен  хәл итүне сорап килгән кешеләр яшәгән муниципаль районнарның башлыкларына мөрәҗәгать итәрмен дип уйлыйм. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйча, хәл итү юлын табарга тырышачакбыз", - дип өстәде ул.

2016 елның беренче яртыеллыгында җәмәгать кабул итү бүлмәләре аша мөрәҗәгать итүчеләрнең өчтән береннән артыгы үз проблемаларын хәл итүгә ирешкән.

(Гөлшат Ганиева тәрҗемәсе).

news_right_1
news_right_2
news_bot