Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Казан марафонында 30 илдән командалар катнаша - бу рекорд
«Бердәм Россия» командасы Казан марафонында 3 километрлы дистанциядә катнашты.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Артур Шипилов). «Бердәм Россия» командасы Казан марафонында 3 километрлы дистанциядә катнашты. Йөгерүгә стартны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин бирде.
«Спорт, физкультура традицияләре безнең республикада һәм аның башкаласында актив рәвештә үсеп китте. Марафонда 30 илдән командалар катнаша. Бу чит ил командалары саны буенча рекорд, марафонда катнашучыларның гомуми саны буенча рекорд (25 меңгә якын кеше). Шуңа күрә бу чара - матурлык, сәламәтлек һәм мәхәббәтнең зур спорт бәйрәме», - диде ул.
«Санкцияләргә, безнең җиңел атлетларны допинг куллануда гаепләүләренә карамастан, без Татарстанда ничек җиңәргә һәм катнашырга кирәклеген үрнәк мисал итеп күрсәтәбез», - дип мөрәҗәгать итте Мөхәммәтшин катнашучыларга.
Узышта катнашудан тыш, партия фан-зонада медицина тикшеренүе чатыры оештырган. Анда теләге булган һәркем үзенең кан басымын һәм авырлыгын үлчи, шулай ук диетолог киңәшләрен ала алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз