news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә мең волейбол тубына сертификат тапшырды

Казанда «Мәктәп волейбол лигасы» проекты гамәлгә ашырыла.

(Казан, 20 март, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казан мәктәпләренә мең волейбол тубы алу өчен сертификат тапшырды. Тантаналы чара 19 мартта Казанның «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә узды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан башкаласында агымдагы ел башында «Мәктәп волейбол лигасы» проекты старт алды. Беренче этап гомуми белем бирү учреждениеләре дәрәҗәсендә узды, анда Казанның 120 мәктәбеннән 5,5 меңнән артык бала катнашты.

«Оештыручылар нәкъ менә беренче этап кысаларында мәктәпләрнең спорт инвентаре белән тәэмин ителешенең төрле дәрәҗәдә булуына игътибар иттеләр», - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Фәрит Мөхәммәтшин проект ярдәмендә республикада волейбол үсешенә яңа этәргеч булачагына ышаныч белдерде.

Казанның барлык районнарында мәктәп волейбол лигасының икенче, район этабы башланды. Анда катнашырга 95 мәктәптән 145 команда теләк белдергән. Финалны «Санкт-Петербург» волейбол үзәгенең зур аренасында үткәрү планлаштырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100