Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Табиблар, нефтьчеләр, журналистлар, икътисадчылар, химиклар һәм башка һөнәр вәкилләре Татарстан Дәүләт Советы Рәисе кулыннан бүләкләр алды.
(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика алдынгыларына Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.
Бүләкләргә барлыгы 40 кеше (инженерлар, артистлар, рәссамнар, төзүчеләр, химиклар һәм башка һөнәр вәкилләре) лаек булды. Әйтик, «Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыятенең икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Илсөяр Гыймазетдиновага «Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исем бирелде.
«Җәлилнефть»нең «кара алтын» чыгару буенча мастеры Азар Фаретдиновны һәм «ТАИФ-НК» генераль директоры Рушан Шәмгуновны II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләделәр.
Бүләкләр тапшырыр алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе республика өчен быелгы истәлекле даталар һәм аның казанышлары турында искәртте.
«Шунысы куанычлы, сез дәүләт бүләкләрен республикабыз, илебез үсешендәге үзгә бер елда (ТАССР төзелүнең – 100 һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгында) аласыз. Без эшчәнлекне бәяләүдә төп критерийлар (торак, юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр һ.б. рәвешендәге яшәү шартлары) буенча Россиянең әйдәп баручы төбәкләре арасына керүебез турында горурланып әйтә алабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Кыенлыкларга да карамастан, Татарстан үз йөкләмәләрен үтәүне, илкүләм һәм республика проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итә, диде Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз