news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашты

Дәүләт Советы Рәисе завод эшчәнлеген уңай бәяләде.

Фәрит Мөхәммәтшин Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашты
Михаил Захаров/архив

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Сергей Горбунов исемендәге Казан авиация заводы эшчеләре белән очрашу үткәрде. Очрашу модернизацияләнгән Ту-160 очкычы цехында булды.

“Мин Казан авиация җитештерү берләшмәсенең эшләү рәвешен карап чыктым, ул 2000 еллардан күпкә аерыла. Эш бар, Аллага шөкер. Димәк, хезмәт хакы да булыр, проблемалар да чишелер, иң мөһиме – белгечләр бар. Мин хәтерлим, туксанынчы елларда чүкеп беркетүчеләрне эзләгәннәр иде. Аларны бернинди югары уку йорты да әзерләми булып чыкты”, - диде ул.

Эшчеләр Фәрит Мөхәммәтшинга сорау да бирделәр: “Балага бер ярым яшь тулгач, эшкә чыгасы килә. Әмма Казанда сабыйлар өчен төркемнәр җитеп бетми. Татарстанда ачылыр микән?” – диде алар. “Үткән берничә елда гына республикада яңа балалар бакчасын төзедек, бөтен игътибар хәзер шунда. Алла бирса, без ике-өч елда төзиячәкбез”, - дип вәгъдә бирде рәис.

“Россия Президенты Владимир Путин программасы буенча илкүләм проектлар үтә. Республикабызга шушы мәсьәләләргә өч елга федераль бюджеттан 50 млрд сумнан артык акча алырга торабыз”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Завод ветераннары оешмада утыз елдан артык эшләүләрен һәм “хезмәт ветераны” исемен ала алмаулары мәсьәләсен дә күтәрде. “Әйтик, фатирга, юлга льгота булсын иде. “Почет ветераны” һ.б. исемнәрне заводта бирәләр, әмма алар республика дәрәҗәсендә саналмый”, - диде алар.

Фәрит Мөхәммәтшин бу сорауның беренче генә бирелмәвен әйтте. “Әлеге мәсьәлә федераль закон тарафыннан көйләнә. Без шул кысаларда федераль законнар нормасын кабатлыйбыз. Льготалар күләмен арттыру буенча күп тапкыр мөрәҗәгать иттек. Минемчә, сайлаулар беткәч, без бу сорауга янәдән кайтырбыз”, - диде ул.

Авиация заводы эшчеләре “атказанган авиатөзүче” исемен булдыру үтенечен җиткерде. “Атказанган машина төзүче” исеме бар, “авиатөзүче” юк. Законга үзгәреш кертсеннәр иде”, - диде алар. “Атказанган машина төзүчесе” исеме бирелгәндә авиатөзүчеләрне дә исәпкә алалар, чөнки ул бер тармакка керә. Әмма бу турыда уйларбыз”, - дип җавап бирделәр.

Соңыннан Фәрит Мөхәммәтшин, туксанынчы елларны исенә төшереп: “Сез әле ярый авыр елларны белмисез. Завод директоры Виталий Копылов киткәннән соң, зур проблема булды. 30-40 мең эшчегә сигезәр ай буена хезмәт хакы түләнмәгән иде. Без кышын ипи, он, ярма өләшеп йөрдек. Шундый еллар да бар иде. Бүген сездә бик яхшы перспектива”, - диде ул.

  • Казан авиация заводына 1932 елда Казан шәһәрендә нигез салына. Завод хәзерге вакытта гамәлдә булган Россия Федерациясе авиация сәнәгатенең иң эре предприятиеләренең берсе булып санала. Ул хәрби һәм гражданлык самолетлары, шулай ук халык куллану товарлары җитештерә. Биредә 7877 кеше эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100