news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генконсулы белән очрашты

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды.

Фәрит Мөхәммәтшин Казахстанның Казандагы Генконсулы белән очрашты
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 13 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика парламенты башлыгы Казахстан дипломатын әлеге вазифага керешүе белән котлап, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларындагы хезмәттәшлекнең, шул исәптән парламентара элемтәләрнең алга таба үсүенә ышаныч белдерде.

Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы 2012 елда ачылды. Консуллык округы Идел буе федераль округының 12 төбәген үз эченә ала. 2019 елның июлендә Жанболат Мурзалин Казахстанның Казандагы Генераль консулы вазифаларына кереште. Моңарчы ул Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә киңәшче булып эшләде.

«Татарстан белән Казахстан арасында дусларча мөнәсәбәтләр, шул исәптән тыгыз төбәкара элемтәләр урнашты, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. - Сезгә кадәр эшләгән консуллар тарафыннан хезмәттәшлеккә ныклы нигез салынды, безнең алда аны бергәләп үстерү бурычы тора».

Жанболат Мурзалин, үз чиратында, сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен ике якның да әзер икәнлеген әйтте.

Жанболат Мурзалин сүзләренчә, Казахстан Татарстан белән икътисадны цифрлаштыру юнәлешендәге хезмәттәшлекне үстерүгә карата да кызыксыну белдерә. Чөнки Алма-Ата шәһәрендә Татарстандагы Иннополисның тиңдәше эшләп килә. Үзара тәҗрибә уртаклашу ике як өчен дә файдалы булыр иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100