Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Кайбыч районында халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру өчен күп эшләнә
Парламент башлыгы авыл җирлекләре башлыкларының үз авылларында эшләргә теләге булган кешеләрне яхшы белергә тиешлеген билгеләп узды.
(Кайбыч, 29 ноябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кайбыч районында халыкның эшлеклелек активлыгын арттыру өчен күп эш башкарыла. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районында "Авыл халкының эшлеклелек активлыгын арттыру һәм кече хуҗалык формаларын үстерү буенча чаралар турында" зональ семинар-киңәшмәдә шулай дип әйтте.
"Кайбычлылар эш сөючән, булдыклы халык. Моны күргәзмәдә дә күрдек, көн салкын булуга карамастан, кешеләр әзерләнгән", - диде ул. Шулай ук чыгышында Кайбыч районын чүп җыю мәсьәләсендә "маяк" дип атады.
Аның әйтүенчә, ун ел эчендә эшлеклелекне күтәрү буенча дәүләт хакимияте органнарының эш системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. "Бөтен кешегә дә ярдәм итеп бетереп булмый, ләкин алга китеш өчен адым ясаганнарга ярдәм күрсәтелә. Андыйлар грант ярдәменә куела. Башкаларга да бу ныграк эшләр өчен стимул", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул 2019 ел бюджетында авыл җирлегендә кече хуҗалык формаларына ярдәмнең бу ел күләменнән ким булмаячагына ышандырды.
Парламент башлыгы авыл җирлекләре башлыкларының үз авылларында эшләргә теләге булган кешеләрне яхшы белергә тиешлеген билгеләп узды. Фәрит Мөхәммәтшин вак кооперативларны үстерү бурычы торганын да әйтте. Традицияләрнең, зур шәһәрләргә караганда, авылларда яхшырак саклануын искәртеп, авыл җирендә яшәүчеләргә ярдәм итү әһәмиятле бурыч булуын ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз