news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районы Олы Подберезье мәктәбен 180 еллык юбилее белән котлаган

Әлеге мәктәп Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе арасында.

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Луиза Сөнгатуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кайбыч районын Олы Подберезье мәктәбен 180 еллык юбилее белән котлап телеграмма юллаган. Бу хакта "Кайбыч таңнары" яза.

“Татарстан Дәүләт Советы һәм шәхсән үз исемемнән мәктәп коллективын А.Е. Кошкин исемендәге Олы Подберезье мәктәбенең 180 еллык юбилее уңаеннан кайнар котлыйм”,- диелгән Фәрит Мөхәммәтшинның мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова исеменә җибәрелгән телеграммасында. -Көннәр, еллар сизелмичә дә бик тиз уза, әмма һәр кешенең хәтерендә аңа яшәү көче, энергия, оптимизм бирүче изгелекнең, күңел матурлыгының тере чыганагы саклана- ул яраткан мәктәп. Әллә ничә еллар узса да, балачакның иң бәхетле мизгелләре узган урын безнең өчен аеруча кадерле һәм якын булып кала. Ватаныбызның төрле почмакларында намус белән эшләүче кешеләр тәрбиләвегез өчен бөтен мәктәп коллективына тирән рәхмәтемне белдерәм. Алар үз хезмәтләре белән белем алган мәктәпләрен данлый. Нәкъ менә шушы мәктәпне тәмамлаучының үз акчасына Укытучыга һәйкәл куюы зур мәгънәгә ия. Педагогларның яңадан-яңа үрләр яулавын, укучыларның тырышып укуларын, тәртипле булуларын, педагогик хезмәт ветераннары һәм чыгарылышларның мәктәп тормышында актив катнашуларын телим. Сәламәтлек, уңышлар насыйп булсын.”

news_right_1
news_right_2
news_bot