news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына тәкъдим ителде

Ул “Бердәм Россия” БСП ТТБ конференциясендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган

  (Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXII конференциясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

Яшерен тавыш бирү процедурасы алдыннан, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, “Бердәм Россия” партиясе уставының яңа таләпләре буенча, партиянең депутатлык фракциясе, ТР Дәүләт Советына беренче утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына сайлау өчен, кандидатураны карарга тәкъдим итә, дип белдерде.  V чакырылыш Дәүләт Советының беренче утырышы 1 октябрьдә узачак, дип искәртте ул.

Уставның яңа таләпләре буенча, Дәүләт Советы депутатлары арасыннан альтернатив нигездә ике кандидатура тәкъдим ителергә тиеш. Партиянең Татарстан бүлеге конференциясе делегатлары беренче тапкыр Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына кандидатура тәкъдим итте.

Партиянең Казан бүлеге делегаты, ТР Дәүләт Советы депутаты, КДМУ ректоры Алексей Созинов Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасын тәкъдим итте.

Республика парламенты Рәисе вазыйфасына сайлау өчен альтернатив кандитура буларак V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Илдус Әхмәтҗановны “БР” БСП Чистай җирле бүлегеннән конференция делегаты Әхмәт Ситдыйков тәкъдим итте.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, күпчелек тавыш белән (188 тавыш) ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасына Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы тәкъдим ителде.

“Мин парламент эшчәнлеге культурасын җитди күтәрүне максат итеп куям, чөнки парламент Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елында формалашты. Шул җирлектә төп бурыч республика икътисадына тышкы факторлар йогынтысын мөмкин кадәр киметүгә бәйле булачак. Мин Украинадагы вакыйгалар һәм кайбер көнбатыш илләр турында әйтәм. Бу парламентның башка партияләр депутатларының җитди тәкъдимнәренә зур игътибар бирәчәген вәгъдә итә алам”, - дип  планнары белән уртаклашты Ф.Мөхәммәтшин.

Ул шулай ук, алда Татарстан Президенты һәм хакимиятнең муниципаль органнарына сайлаулар белән бәйле җитди һәм җаваплы эш көтүен ассызыклады. “Болар барысы да безнең сәяси партиянең актив катнашында узачак”, - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100