news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагында сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк дип саный

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Кама Тамагы районында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагында сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләр эзләргә кирәк дип саный
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кама Тамагы районы җитәкчелегенә сәнәгать үсеше өчен мөмкинлекләр эзләргә йөкләде. Бу турыда ул бүген Кама Тамагы районында 2018 елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта әйтте. Татарстан Парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

«Республикада сезнеке кебек уникаль табигый ресурслар башка юк. Җитештерә белергә генә түгел, сату базарының яңа сегментларын да үзләштерергә кирәк. Бу юнәлештә эшне җайга салсак, Кама Тамагы районының гына түгел, бөтен республиканың сәнәгать җитештерүе күләмен сизелерлек арттырырга мөмкин», - диде ул.

«Мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру өчен район мөмкинлекләрен җитди карарга, савым көтүен лейкоздан арындыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк», - диде Парламент башлыгы.

Соңыннан Дәүләт Советы Рәисе ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм быел Дәүләт Советына булачак сайлаулар турында сөйләде.

Районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында төп доклад белән район башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Наил Вазыйхов Кама Тамагы районы җитәкчесе вазифасына бер ай элек кенә кереште. Элеккеге башлык Павел Лоханов башка эшкә күчү сәбәпле, вакытыннан алда вәкаләтләрен туктатты.

Фәрит Мөхәммәтшин район халкының яңа җитәкчегә зур өметләр баглавын җиткерде. «Ул игътибар итәргә кирәкле мәсьәләләрне белә. Без бергәләп район проблемаларын хәл итү юлларын табарбыз дип өметләнәбез», - диде  Парламент җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100