news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Калуга өлкәсе делегациясе белән очрашты

Татарстан парламентында Виктор Квасов сүзләренчә, Татарстанның эш тәҗрибәсен Калуга өлкәсе предприятиеләренә кертү көтелә

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ике көн элек Казанга килгән Калуга өлкәсе делегациясе белән очрашты. Калуга делегациясе Татарстан парламентында өлкә губернаторы урынбасары – администрация җитәкчесе Виктор Квасов рәислегендә булды. Делегация составына шулай ук өлкәнең тармак министрлары, муниципаль районнар башлыклары һәм башка рәсми затлар керде. Калуга өлкәсе делегациясенең Татарстанга визиты республиканың икътисад өлкәсендәге тәҗрибәсе белән танышу.

Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, кунакларны сәламләп: “Татарстан – бик күп мәсьәләләр буенча үз фикере булган үзенчәлекле республика. Безнең республика бик зур сәнәгать һәм икътисади потенциалга ия”, - дип билгеләп үтте.

Татарстан парламенты рәисе калугалыларга республиканың сәяси корылышы турында сөйләп: “Татарстанда төрле дәрәҗәдәге хакимият арасында таләпчән һәм ихтирамга нигезләнгән мөнәсәбәтләр урнашкан. Без көчле парламенттан башка Хөкүмәт тә көчле була алмый дигән фикердә”, - диде. Парламент утырышларында ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның катнашуын искәртте.

Очрашуда шулай ук Россия субъектларының федераль структуралар белән икътисади һәм сәяси өлкәләрдә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның федераль үзәк белән мөнәсәбәтләре Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлешү турындагы Шартнамә нигезендә корылуын белдерде. Шулай ук кунакларны Татарстан парламенты эшчәнлеге белән таныштырды.

Калуга өлкәсе губернаторы урынбасары – администрация җитәкчесе Виктор Квасов исә Татарстанның эш тәҗрибәсе кызыксыну тудыруын билгеләп үтте. Калуга өлкәсе делегациясе Казан предприятиеләре белән танышкан, тагын республиканың Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре сәнәгать оешмалары тәҗрибәсен өйрәнү көтелә. Аның фикеренчә, безнең республика – гел үсештә. Калуга өлкәсе дә, Татарстанда алга таба хезмәттәшлекне үстерү ягында. Виктор Квасов сүзләренчә, Татарстанның эш тәҗрибәсен Калуга өлкәсе предприятиеләренә кертү көтелә.

Очрашуда Татарстан ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, комитет рәисләре һәм депутатлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100