news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Калуга өлкәсе делегациясе белән очраша

Фәрит Мөхәммәтшин бүген шулай ук оешуына 40 ел тулган Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да булачак

(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга ике көн элек килгән Калуга өлкәсе делегациясе белән очраша. Очрашу алдыннан кунаклар өчен парламентның утырышлар залына, музей һәм китапханәгә экскурсия оештырыла.
Фәрит Мөхәммәтшин бүген шулай ук оешуына 40 ел тулган Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында да булачак. Әлеге вуз дүрт дистә ел эчендә мәдәният, сәнгать һәм гуманитар белем өлкәсендә 13 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарган. Бүгенге көндә университет – заманча һәм динамик үсештәге югары уку йорты. Ул Татарстан һәм бөтен Идел буеның белем бирү җирлегендә мөһим роль уйный.


news_right_1
news_right_2
news_bot