news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин кадрлар белән тәэмин итүдә системалы карарлар мөһим дип саный

Татарстан парламенты башлыгы Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы Президиумы утырышында катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин кадрлар белән тәэмин итүдә системалы карарлар мөһим дип саный
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә системалы карарлар кирәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында әнә шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төбәкләрнең квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеше һәм эшкә урнашканда чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итүнең өстәмә чаралары утырышта төп тема булды.

«Кадрлар әзерләү - ил икътисадының уңышлылыгы мәсьәләсе. Шуңа күрә бу проблемага системалы якын килергә кирәк. Республикада без белгечлекләргә ихтыяҗ статистикасын анализлыйбыз. Без кемне һәм күпме әзерләгәнне белергә тиеш. Мәсәлән, төбәкләрдә медицина югары уку йортлары аз түгел, ә медицина учреждениеләрендә кайбер практика табиблары җитми», - диде Мөхәммәтшин.

2014 елдан башлап Татарстанда һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәкләре булдырыла, диде ул. «Мәктәп эскәмиясеннән үк һөнәри юнәлеш бирү эше белән шөгыльләнергә, мәктәп укучылары үз һөнәрләрен сайлап, киләчәктә бу белгечлек буенча эшләсеннәр өчен гомуми белем бирү мәктәпләре һәм югары уку йортларының көчен берләштерергә кирәк», – дип саный парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, республикада авылда медицина кадрлары җитмәү проблемасын максатчан укыту ярдәмендә хәл ителә. «Максатчан белем бирү килешүе төзегәндә, без медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларның, ким дигәндә, өч ел үз районнарында хезмәт куячакларын беләбез. Әлбәттә, бу системалы карар түгел, әмма вакытлыча чара буларак эшли. Федераль дәрәҗәдә системалы карарлар кирәк», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100