Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин, көз көне булачак чаралар уңаеннан, депутатларны активлыкка өндәде
«Күп милләтле Россиянең алдагы үсеше иҗтимагый-сәяси тормыштагы бу мөһим вакыйгаларга бәйле булачак», — диде.
(Казан, 8 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, көзге вакыйгалар уңаеннан, депутатларны халык белән актив очрашырга өндәде.
«19 сентябрьдә Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу узачак. Депутатларны халык белән очрашуларда, хисап компаниясендә, аңлату эшендә актив катнашырга чакырам. Күп милләтле Россиянең алдагы үсеше иҗтимагый-сәяси тормыштагы бу мөһим вакыйгаларга бәйле булачак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы көзге сессиядәге бурычларны да искәртте. Конституциягә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, законнарны системалы төстә яңарту кирәклеген әйтте. «Бу мәсьәләдә барлык хакимият баскычларының конструктив хезмәттәшлегенә исәп тотабыз», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектлар һәм республика программалары, Татарстан Президенты Юлламасы нигезләмәләрен, пандемия шартларында икътисадның тотрыклы үсеше планын гамәлгә ашыру буенча эш дәвам иттереләчәген искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз