news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галим Җәмил Нигъмәтовны 70 яшьлек юбилее белән котлады

Аңа, фән һәм мәгариф өлкәсен үстерүгә югары әзерлекле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле галим, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Җәмил Нигъмәтовны 70 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа, фән һәм мәгариф өлкәсен үстерүгә югары әзерлекле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен, Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

Татарстан парламенты башлыгы Җәмил Нигъмәтовны шәхсән үзе, Татарстан Президенты, ТР Хөкүмәте һәм депутатлар исеменнән юбилее белән кайнар котлады. “Киләчәктә дә абруегезны арттырып, халкыбызга хезмәт итәрсез дип ышанам. Бик зур рәхмәт сезгә”, - дип, ул Җәмил Нигъмәтов алдында баш иде.

Фәрит Мөхәммәтшин Җәмил Нигъмәтовның җитәкче, укытучыларның укытучысы буларак, педагоглар һәм республика галимнәре даирәсендә генә түгел, киң җәмәгатьчелек арасында абруйлы булуын билгеләп үтте. “Бүген үз предметын өч телдә алып баручылар җитәрлек. Һәм моңа аптырарлык та түгел. Татар, рус, француз, инглиз һәм немең телләрендә. Ул вакытта ук инде: яшь Нигъмәтов өч телдә үз дисциплинасыннан белем биргән. Хәтта, инглиз телендә математика укытыр өчен, Казаннан Нигериядәге Сомалига кадәр барып җиткән. Бу бит зур хөрмәткә лаек. Димәк, бу кеше үз өстендә эшләгән, зур педагоглык тормышына әзерләнгән. Җәмгыятьтә педагоглар һәрвакытта хөрмәтләнгән һәм макталган”, - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, Җәмил Нигъмәтов педагогика институтының үзенә кадәр булган җитәкчеләр тарафыннан салынган яхшы традицияләрен саклап кына калмыйча, аларны тагын да үстергән. Ул гади укытучыдан педагогика, тәрбия системасының бөтен нечкәлекләрен белгән ректор дәрәҗәсенә җиткән.

Аңа Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының материаль-техник базасы проблемаларын да хәл итәргә туры килгән. Җәмил Нигъмәтов вакытында Казанның нәкъ үзәгендә ТДГПУның яңа бинасы - мәгариф һәм фән мәркәзе төзелде. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, хәзерге максат – Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты дигән исемне горур йөртү өчен, әлеге мәркәзне иң яхшы профессиональ педагоглар һәм сәләтле студентлар белән тәэмин итү.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында РФ Президенты Дмитрий Медведевнең РФ Федераль Җыенына Юлламасында мәгариф мәсьәләләренә бик зур урын бирелүен ассызыклап үтте. “Хөрмәтле педагоглар, бу юкка гына түгел. Җәмгыятьтә укытучының теләсә кайсы дәүләтнең уңышларында төп рольне уйнаучы зат икәнлеген аңлау барлыкка килә башлады”, - дип ул, РФ Президентының аны өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип билгеләп үтүен хәбәр итте. “Укытучы нинди булса - укучылары да шундый, сыйныф җитәкчесе нинди – сыйныфның аурасы да шундый. Бик күп нәрсә укытучыдан тора”, - дип белдерде Ф. Мөхәммәтшин.

“Без Татарстан Республикасының бөтен белем бирү системасын реформасын әзерлибез. Без федераль үзәктән иртәрәк башладык”, - диде парламент башлыгы. Билгеле булганча, 2010-2015 елларга исәпләнгән программаның үзәгенә педагогларны әзерләү һәм аларның белемнәрен камилләштерү мәсьәләсе куелган. “Укытучы гел укырга һәм камилләшеп торырга тиеш”, - дип Ф.Мөхәммәтшин бу программада, җәмгыятьтә педагог-укытучы галиҗәнәпләре җәмгыятьтә иң дәрәҗәле, хөрмәтле урынны алсын өчен, барысы да эшләнәчәген белдерде. Укытучылар тулы зал аңа кул чапты.

“Укытучы хезмәте яшь белән бәйле түгел. Педагог, еллар узу белән, зирәгрәк, тәҗрибәлерәк, абруйлырак була бара, аның сүзенә яшь педагоглар колак сала”, - дип Ф.Мөхәммәтшин Җәмил Нигъмәтовка педагогик озын гомер теләде. “Үзегез сайлап алган юлдан, аңа хыянәт итмичә, гомер буе атлап барагыз”, - диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты Дмитрий Медведев Указы нигезендә Идел буе федераль университеты төзелү мәсьәләсен искәртеп, моның ике университетның гадәти кушылуы булмавын белдерде. “Без моның аша университетларның фән мәктәпләренең көчен берләштерү, аларның актив хезмәттәшлеген булдырырга телибез”, - диде парламент башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100