Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләргә җир кишәрлеген үзләштерүдә ярдәм кирәк
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Россия Федераль Җыены каршындагы Закон чыгаручылар Советы Президиумы утырышында катнашты.
(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең закон чыгару органнарына игътибарны күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү проблемаларына юнәлтергә кирәк. Бу бигрәк тә федераль программа кысаларында бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә инфраструктура объектларын төзүне финанслау өлешенә кагыла. Бу хакта Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узган утырышта хәбәр итте.
«Уңай булмаган демографик шартларда федераль закон чыгаручыларның игътибарын күп балалы гаиләләр белән бәйле проблемаларга юнәлтү мөһим. Бүген күп кенә төбәкләр беренче һәм аннан соңгы балалары туган яшь гаиләләргә ярдәм итүнең төрле юлларын таба. Әмма шул ук вакытта күп балалы гаиләләр проблемалары хәл ителмәгән килеш кала», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Аның сүзләренчә, сүз өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр турында бара, алар җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы буенча үзләренең торак шартларын яхшыртырга тиеш иде. «Куелган бурыч үтәлмәде, чөнки бүленгән кишәрлекләрне инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителми. Шәһәр һәм районнар бюджетларында мондый финанс мөмкинлекләре юк, - дип аңлатты Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә әлеге мәсьәләне Россия Закон чыгаручылар советының киләсе утырышы көн тәртибенә кертү планлаштырыла, диде. «Без дә кайбер тәкъдимнәр кертәчәкбез», - дип сөйләде Татарстан парламенты спикеры.
- Россия закон чыгаручылар советы - Россия Федераль Җыены каршындагы киңәшмә органы, аның составына Россия парламенты җитәкчеләре, шулай ук Россия төбәкләренең закон чыгару органнары рәисләре керә.
- Совет рәистәшләре - Россия Дәүләт Думасы җитәкчесе Вячеслав Володин һәм Россия Федерация Советы башлыгы Валентина Матвиенко. Фәрит Мөхәммәтшин Закон чыгаручылар советы Президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча закон чыгаручылар советы комиссиясе рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз