news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Ижевские минеральные воды» шифаханәсе хезмәткәрләрен юбилей белән тәбрикләде

Ул әлеге ял йортының республика халкы сәламәтлеге сагында торучы ике дистә санаторий арасында булуына басым ясады

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның иң өлкән ял йортларыннан саналган «Ижминводы» шифаханәсе хезмәткәрләрен учреждениенең 90 еллык юбилее белән тәбрикләде.

Курортның барлыкка килү тарихы шактый кызыклы. XIX гасырда шул тирәдә көтү көтүчеләр терлекләрнең бер чыганактан йотлыгып су эчүләрен күзәтеп торганнар. Бу хакта хәбәр халык арасында бик тиз тарала. Шул җирлектә табиблык итүчеләр суның хикмәтен сизеп алып, аны ашказаны-эчәк авыруларыннан дәвалау максатында куллана башлыйлар. Чыганакның Россия күләмендә дан казануы Малмыж мещаны Д.В. Спиридонов исеме белән бәйле.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шифаханәдә дәвалау процедуралары, ял итүчеләргә күрсәтелә торган һәртөрле хезмәтләр белән танышты.

Шифаханә хезмәткәрләрен республика җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп, Фәрит Мөхәммәтшин «Ижевские минеральные воды» ял йортының республика халкы сәламәтлеге сагында торучы ике дистә санаторий арасында булуына басым ясады. «Ижевские минеральные воды»ны башкалардан аерып торган аерым сыйфатлар бар. Бөтен илгә даны таралган минераль чыганак һәм иң мөһиме – бөтен күңелен эшкә биргән медицина персоналы». Тагын бер үзгәлек – шифаханә тәрәзәләреннән ачыла торган манзара – гүзәл Кама елгасы ярлары.

Республикада шифаханәләрдә халыкның сәламәтлеген ныгыту эшенең куелышы һәм аның нәтиҗәләре турында сөйләгәндә, парламент башлыгы Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе эшчәнлеген уңай яктан бәяләп узды. Төрле эре һәм кече предприятиеләр үзләрендә эшләүчеләрне ел дәвамында Татарстандагы шифаханәләргә җибәреп торалар.

«Бүген шифаханәдә уздырылган презентациядә мин Татарстан ял йортларында күз авыруларын дәвалау һәм профилактикалау турында мәгълүмат алдым. Бу – яңа юнәлеш. Казан каласына терәлеп диярлек торган «Васильевский» шифаханәсендә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, «Ижминводы»да ашказаны-эчәк авыруларын дәвалыйлар. Ял йортларының үзебездә булган табигать байлыкларын кулланып төрле юнәлешләрдә эшләве зур ихтирамга лаек», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Бу көнне «Ижминводы» шифаханә хезмәткәрләрен Россиянең медицина фәннәре академиясе академигы Александр Разумов та тәбрикләде. Тантаналы чарада ТР Дәүләт Советының социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР профсоюзлар федерацииясе рәисе Татьяна Водопьянова, эре җитештерү предприятияләреннән һәм медицина учреждениеләреннән вәкилләр катнашты, дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100