news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: “Июнь ае туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә эссе булды”

“Депутатлар халыкка корылык вакытында ТР Президенты һәм Хөкүмәт тарафыннан алып барылган эшләр турында аңлатырга тиеш”, - диде спикер

(Казан, 1 июль, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Президиум утырышында катнашучыларны июнь аенда республикада булып узган вакыйгалар белән таныштырып узды. “Июнь ае туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә эссе булды, - дип белдерде ул, корылык белән мәсьәләләрнең борчуга салуын белдереп. – Мондый вәзгыятьтә барлык дәрәҗәдәге хакимиятләрнең координацион эшчәнлек алып баруы зарур”.

Ф. Мөхәммәтшин ТР Хөкүмәте тарафыннан республикада Гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул ителүен хәбәр итеп, бу нисбәттән урыннарда төзелгән махсус комиссияләр эшендә депутатларның да катнашырга тиешлеген билгеләп үтте. “Корылык нәтиҗәләрен киметү өчен, кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк”, - дип, парламент башлыгы, хәзерге вакытта яшел азык әзерләү һәм терлекнең баш санын саклап калу бурычы торуын әйтте. Спикер шулай ук бу эшкә ТР Прокуратурасын да җәлеп ителүен, прокурорларның республика саклагычларындагы ашлыкны сакчыл тотуга күзәтчелек итүен белдерде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе утырышта шулай ук парламент депутатларының җәйге каникулларда да үз эшчәнлеген туктатмауларын, республикада бик күп программаларның тормышка ашырылуын, корылык булу сәбәпле авыл хуҗалыгындагы хәлнең кискенләшүен билгеләп үтте. “ТР Дәүләт Советы Президиумы йөкләмәсе буенча, депутатлар урыннардагы махсус комиссияләр эшендә катнашып, халыкка корылык вакытында ТР Президенты һәм Хөкүмәт тарафыннан алып барылган эшләр турында аңлатырга тиеш”, - диде ул.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Президенты Рөстәм Миннеханов тәкъдиме белән, Татарстанда оештырылган комиссияләр эшендә дә катнашачак. “Эш бик күп: 2011 ел бюджеты проектына, социаль-икътисади үсеш программасына тотыныр вакыт. Без нуленче укылышта бу программаларны эшләүгә кушылабыз”, - диде спикер.

Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советындагы КПРФ фракциясе лидеры Хафиз Миргалимов киләсе сессиядә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен реформалау мәсьәләләре буенча комиссия төзү турында фикер алышырга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне көзгә калдыруның максатка ярашлы булуын әйтте. Чөнки федераль дәрәҗәдә әлеге өлкәдә яңалыклар көтелә. “Без, булган резервларны барлау һәм тарифларны күтәрмәс өчен, федераль үзәк, ТРның Тарифлар комитеты һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары белән берлектә эш алып барабыз”, - дип аңлатып үтте Ф.Мөхәммәтшин журналистларга. Президиум утырышында ул Хафиз Миргалимовка ТР Хөкүмәтендә оештырылган махсус комиссия эшендә катнашырга тәкъдим итте.

Президиум утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова комитетларга алдан карауга тапышырыла торган ТР закон проектлары турында мәгълүмат бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидовны Россиянең Контроль-хисап органнары ассоциациясе һәм В.Татаринов исемендәге премия бирү буенча Россия салым түләүчеләр берлеге бәйгесендә җиңүе, ТР Прокуроры Камил Әмировны бу вазыйфаны 10 ел дәвамында биләве белән котлады.

Лилия Маврина утырышта катнашучыларны ТР Дәүләт Советының өченче кварталга төзелгән планы белән таныштырып узды. Планда - парламентның ике сессиясен, барлык комитетларның күчмә утырышларын уздыру, закон проектлар эшләү, булган законнарны мониторинглау, 15 сентябрьдә мәктәпләрдә “Гражданин һәм сайлаулар” дигән парламент дәресе үткәрү һәм башка чаралар каралган. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, алда сайлаулар һәм халык санын алу булачагын истә тотып эшләргә кирәк.

Президиум әгъзалары шулай ук ТР Дәүләт Советы аппараты хезмәткәре Сөләйман Рәхимовка “Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә тәкъдим итүне хуплады.

news_right_1
news_right_2
news_bot