news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин IV Раштуа парламент очрашуларында катнаша

Ул Халыкара Раштуа фәнни укулары кысаларында уздырыла

(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). 29 гыйнвар көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә узачак IV Раштуа парламент очрашуларында катнаша. Ул “Традицияләр һәм яңалыклар: мәдәният, җәмгыять, шәхес” дип исемләнгән XXIV Халыкара Раштуа фәнни укулары кысаларында уздырыла.

28 гыйнварда исә ТР Дәүләт Советы Рәисе “Мәрхәмәт — Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе һәм районнар һәм шәһәрләрнең хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашуы көтелә. Чара ТР парламентының кече залында сәгать 13.00 дә булачак.

Бу хакта ТР закон чыгару органының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot