Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчеләрне җавапсызлыклары өчен тәнкыйтьләде
Дәүләт Советы Рәисе халык күтәргән мәсьәләне вакытында ишетергә һәм кабул итәргә кирәк дип саный.
(Лаеш, 18 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча уздырылган Татарстан Республикасы Президиумы утырышында катнашты. Анда ул җитәкчеләрне гражданнарга карата җавапсыз булганнары өчен тәнкыйтьләде.
“Системалаштыру максатыннан, Татарстан 2003 елда халык мөрәҗәгате буенча канун кабул итте. Бүгенге көндә доклад, чыгышлардан күренгәнчә, әлеге канунның дәрәҗәсе, муниципаль район башлыклары, дәүләт оешмалары, җитәкчелекнең җаваплылыгы, кызганыч, җитми”, - диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин халыкның Президентка, Дәүләт Советы депутатларына, хөкүмәткә мөрәҗәгать итүен искәртте. “Районда мәсьәләне күтәреп караганнан соң, йә игътибарсыз җавап бирү, йә җавапсыз калдыру нәтиҗәсендә халык шул адымга бара”, - дип аңлатты ул.
“Бүген бер кеше килсә, иртәгә ун кеше шул ук мәсьәләне күтәрергә мөмкин. Тагын биш-алты ай игътибар итмәсәк, ярты авыл күтәрелеп килер һәм, канәгатьсезлек белдереп, проблема туа ала. Менә шуны истә тотып, кеше белән аңлап эшләргә кирәк”, - диде Дәүләт Советы рәисе.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәләнең авыр эш икәнен әйтте. “Төрле бит бөтенебез дә. Ләкин кеше белән эшләмәсәк, уртак фикергә килә алмасак, проблемалар кимемәс. Бу очракта үсеш, яңа проблемаларны чишү турында уйлый да алмыйбыз”, - диде ул.
“Игътибар итегез, хезмәт башкару ысуллары арта гына бара: шул ук күп функцияле үзәктә 180 төр функция башкарыла, ә элек халыкка 180 чиновникка барырга туры килә иде”, - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз