news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Ишегалды - һәр кеше өчен иң якын һәм газиз урын

8 сентябрьдә сайлау участокларында ук татарстанлыларга, ишегалды территорияләрен төзекләндерүдә теләкләрне җыю өчен, анкета тәкъдим итәчәкләр.

Фәрит Мөхәммәтшин: Ишегалды - һәр кеше өчен иң якын һәм газиз урын
Эльвира Мухаметдинова

(Чаллы, 23 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). «Безнең ишегалды» программасы буенча фикер алышу кысаларында Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Чаллының иң борынгы ишегалларының берсе – беренче комплекстагы беренче йортта (1/1) булды.

«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру кысаларында булачак үзгәрешләр турында фикер алышу ГЭС бистәсенең 50 ел элек төзелгән беренче комплексында булды. Бүген биредә, нигездә, пенсионерлар гына яши.

Халык белән аралашканда, Фәрит Мөхәммәтшин ишегалды — һәр кеше өчен иң якын һәм газиз тирәлек, диде. Шуңа күрә ул бик уңайлы булырга тиеш. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә кирәк. «Безнең ишегалларын очрашу өчен яраткан урын булырлык итеп үзгәртеп корырга кирәк. Биредә халык рәхәтләнеп ял итсен, күршеләр белән вакытны рәхәтләнеп үткәрсен», - диде ул.

«Әлбәттә, территорияне яхшырту буенча фикер алышырга теләүчеләрнең фикерләрен тыңларга кирәк. Әмма, бер карау белән монда эш җитәрлек булуын күреп була: машиналар йөрү өлешен киңәйтергә, яктырткычлар куярга, заманча балалар мәйданчыгын ясарга кирәк. Болар барысы да безнең кулдан килә торган эшләр. Безнең башлангычта ярдәм итегез», - диде ул.

Шунда ук халык арасында ярдәм сорап дәштеләр. «Ә сез безгә ярдәм итегез!» - дигән сүздән соң, «Без шуның өчен килдек тә! Әйдәгез, тормышыбызны бергәләп яхшыртыйк», - диде Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге башлыгы сүзләренчә, соңгы биш елда Татарстанда 1,7 мең ишегалды төзекләндерелгән. Моңа 5 млрд 500 млн сум акча тотылган. Яңа программа бу эшне киңәйтәчәк. Өч ел эчендә 50 млрд сумлык эшләр башкарылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100