news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Исемен яшергән журналистны кабул итмим

Илшат Әминов та анонимлыкны кешене кимсетү өчен куллануга каршы булуын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин: Исемен яшергән журналистны кабул итмим
Рамиль Гали

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исемен яшергән журналистны кабул итмәве турында әйтте.

"Исемеңне куймагач, дәрәҗәңне төшерәсең бит. Мин легаль эшләү яклы. Исем куймау - һөнәргә карата ихтирамсызлык", - диде Парламент башлыгы Татарстан Журналистлар берлеге сьездында. Ул исемсез язмалар белән җәмгыятьтә коткы таратучылар булуын да инкарь итмәде.

"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та чыгышында, ялган мәгълүмат таратып, кешене кимсетү өчен аноним чыганакларга тәнкыйть белдерде. "Мин анонимлыкка каршы түгел, мин аның кешене кимсетү өчен кулланышына, рәнҗетү өчен ялган мәгълүмат таралышына каршы", - диде ул.

Ул Журналистлар берлеге алдында журналистикада этик үсеш юлларын билгеләү, нәрсә рөхсәт, ә нәрсә тыелганын билгеләү бурычы торганын әйтте. Татарстан укучылары, тыңлаучылары, тамашачыларының ышанычлы мәгълүмат чараларына гына хөрмәт белән карауларын белдерде.

"Потенциал зур дип саныйм. Без Татарстан Журналистикасының матур агачын үстерербез дип уйлыйм", - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100