Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очраша
Татарстанга сәфәре вакытында Иран делегациясе Казан дәүләт университетында узучы “Иранда Ислам революциясе: цивилизация феномены һәм киләчәк” дип аталган халыкара конференциядә катнаша
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очраша. Әлеге делегация Казанга Иранның Мәдәни революциясе югары советы әгъзасы Хәсән әфәнде Рахимпур Азгади җитәкчелегендә килде. Делегациядә Иран Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сәйед Мәхмүд Реза Сәҗәди, Иранның Казандагы генераль консулы Багбан Кондори һәм башка рәсми затлар да бар.
Татарстанга сәфәре вакытында Иран делегациясе Казан дәүләт университетында узучы “Иранда Ислам революциясе: цивилизация феномены һәм киләчәк” дип аталган халыкара конференциядә катнаша. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарате, ТР Фәннәр академиясе, Россия Ислам университеты һәм Казан дини семинариясе җитәкчелеге белән очрашулар - фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында сөйләшү көтелә.
Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чит илдән килгән кунаклар өчен ТР Дәүләт Советы бинасында махсус экскурсия оештырылачак. Алар заманча парламент үзәгенең техник мөмкинлекләрен бәяли, депутатларның һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең эш шартлары белән таныша алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз