news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Инвесторларның Татарстанга килүе икътисадның потенциалы турында сөйли

Татарстан Дәүләт Советы рәисе халыкара конференциядә чыгыш ясады.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан илкүләм тикшеренү технология университеты мәйданчыгында “Төбәкләрнең ныклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Ул 17 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конференциядә Болгария, Бөекбритания, Казахстан, Франция, Чехия, Польша, Сербия, Словения һәм Россия вәкилләре катнаша.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзендә, конференция икенче тапкыр үткәрелә, аның инициаторы – «Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте, дип билгеләп үтте.

Ул кунакларга Татарстан Республикасының үсеш тарихы, социаль-икътисади потенциалы, төрле өлкәләрдәге уңышлары турында сөйләде. Аның сүзләренчә, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча Тулаем төбәк продукты 3 трлн сумнан артачак.

“Татарстан икътисадка инвестицияләр җәлеп итү буенча Россиядә беренче урынга чыкты, дип билгеләп үтте Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның җәендә Петербург икътисади форумында. Санкция шартларында бу югары бәя, – диде ТР Дәүләт Советы рәисе. – Без Америка һәм Европа бизнесы белән хезмәттәшлек итәбез. Инвесторларның Татарстанга килүе безнең икътисадның потенциалы, безнең товар җитештерүчеләргә һәм гамәлдәге кануннарга ышаныч турында сөйли”.

“Безнең алда зур бурычлар тора, без республиканың көндәшлелеккә сәләтлелеген югалтырга теләмибез”, – дип тәмамлады сүзен Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100