Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты
Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.
«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга.«Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачагын әйтте. «Республика һәм федераль ММЧ гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде.
Парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады. «Совет чорында да, совет чорыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс», — диде. Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.
Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды. «Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз