Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин: Илһам Шакиров иҗаты безнең халыкларны берләштерә
Уфада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсе булды.
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Фәрит Мөхәммәтшин Илһам Шакиров иҗаты тулы бер буын, ә иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстанның тугандаш халыкларының уртак байлыгы дип саный. Бу фикерен ул Уфада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, бөек татар җырчысы Илһам Шакировны искә алу кичәсендә әйтте. Татарстан парламенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Уфаның «Башкортстан» концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале кысаларында концерт Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган. Кичәгә килүчеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев сәламләде.
Концерт алдыннан Татарстан һәм Башкортстан парламентлары рәисләре татар халык шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Һәйкәл Уфада агымдагы елның апрелендә Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрен үткәргән вакытта ачылды.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, мондый кичәләрне уздыру зур әһәмияткә ия, чөнки мәдәни элемтәләрне ныгыта, ике республиканың рухи тормышын баета. Мисал итеп, ул үз вакытында радиоалгычлар янына җыелып, Татарстан радиосы эфирында яңгыраган татар-башкорт концертларын бөтен гаиләсе белән рәхәтләнеп тыңлаулары турында сөйләде.
«Без Фәридә Кудашева, Илфак Смаковның җырларын яратып тыңладык, ә Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованың исемнәрен барлык башкорт һәм татар гаиләләрендә дә беләләр иде! Бу безнең халыкларны берләштерүче фактор булып хезмәт итте», - диде ул.
Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыены - Корылтае Рәисе Константин Толкачев татар телендә сәламләде. «Илһам Шакиров һәрвакыт яраткан башкаручы булды һәм шулай булып кала да, - диде ул. Аның иҗатын бер тарихи язмыш, менталитет һәм мәдәни традицияләр белән берләштерелгән тугандаш халык аңлап кабул итә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз