news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин ике телдә эшләүче журналистлар әзерләү кирәклеген әйтте

Ул КФУда журналистика мәктәбендә бюджет урыннар булдыру дәүләт хакимияте, Хөкүмәт дәрәҗәсендә контрольдә тотылачагын белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин ике телдә эшләүче журналистлар әзерләү кирәклеген әйтте
архив

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген кадрларны ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә эшли алырлык ике телле белгеч итеп әзерләү мәсьәләсе тора. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне уңаеннан очрашуда шул хакта әйтте.

“Былтыр КФУның Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбендә һөнәр буенча бакалаврлар өчен бюджет урыннар табылмаган. Быел унлап урын булдырылган. Дәүләт хакимияте, Хөкүмәт дәрәҗәсендә бу процесс контрольдә тотылачак. Ректорат белән килешү бар, Президент бу сорауны күтәрде. Сентябрьдән бу даирәне киңәйтербез дип уйлыйм. Кешеләрегезне тәкъдим итегез», - диде.

Ул «ТНВ Татарстан», «Ватаным Татарстан»ның конкурс нигезендә үзләренә кадрлар сайлавын искәртте. «КФУда уку да редакция бюджетыннан булачак. Мондый максатлы юнәлешне Дәүләт Советы үз вакытында да хуплап чыкты. Бюджет чикле булуы аңлашыла, бәлки, дәүләт заказына максатчан квоталар турында сүз кертергәдер? Уйларга кирәк. Сезнең тәкъдимнәрдән баш тартмыйбыз», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе милли журналистика турында сөйләде. “Медиахолдинг төзү дөрес адым булды. Без җирле матбугатны, милли басмаларны саклап калдык. Кеше кайда гына яшәмәсен, үз төбәге турында белергә тиеш», - диде.

Ул республикада татар телендә басма һәм электрон матбугат (Татмедиа системасында 60тан артык һәм хосусый басмалар), шул исәптән Россиянең 15 субъектында ай саен чыга торган “Без бергә” газетасы, чуваш телендә республика һәм 4 район газетасы, районда бер удмурт газетасы булуын әйтте. “Дәүләт ярдәменнән башка, телләрнең кулланылыш даирәсе тарая, ул кухня теле генә булып калырга мөмкин”, - диде.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 925 төрле ММЧ эшләвен, шул исәптән 524 басма (315 газета һәм 191 журнал), 188 телерадиоканал һәм программа, 202 электрон басма, 11 мәгълүмат агентлыгы гамәлдә булганын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100