Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин II Халыкара парламент форумында катнаша
Форум Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә “Президент-отель”да Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган “Конституция. Демократия. Парламентаризм” дип аталган II Халыкара парламент форумы уза. Аның секцияләренең берсе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның чыгышы планлаштырылган.
Парламентарийларны, әйдәп баручы галимнәрне һәм экспертларны, иҗтимагый-сәяси һәм эшлекле даирә вәкилләрен җыйган форум 12.00 сәгатьтә пленар утырыш белән ачылды. Аны РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин алып бара.
Форум эшендә шулай ук РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Ауропа Советы Парламент Ассамблеясы Рәисе Жан-Клод Миньон, Латин Америкасы парламенты Рәисе Элиас А.Кастильо, Австрия Республикасы Федераль Советы Президенты Райнхард Тодт һәм башка чит ил парламентлары җитәкчеләре, Иҗтимагый палата, Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары һ.б. катнаша, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз