news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры белән очрашты

Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ТР территориясендә табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

  (Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанга эш сәфәре белән килгән Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. Анда Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Дәминов һәм ТР прокуроры Илдус Нәфыйков та катнашты.

Очрашуда әйләнә-тирә мохитне саклау һәм ТР территориясендә табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Вениамин Селифанов билгеләп узганча, Татарстан Россиянең динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе – биредә химия һәм нефть химиясе сәнәгате уңышлы үсеш ала, эре предприятиеләр эшли. Әмма эре шәһәрләрдә сәнәгать гигантлары эшчәнлеге һәм зарарлы матдәләр концентрациясе төбәк экологиясенә куркыныч тудыра.

Соңгы елларда күп мәсьәләләр закон кысаларында хәл ителгән, дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Ул табигатьне саклау прокурорына закон проектларын эшләүдә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде. Бишенче чакырылыш республика парламенты экологик вәзгыятьне игътибар белән күзәтәчәк һәм табигатьне саклау прокуроратурасы белән хезмәттәшлек итәчәк, дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100