Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе утырышында катнашты
Анда миграция сәясәте һәм хакимият белән бизнесның социаль партнерлык мәсьәләләре хакында фикер алыштылар
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Пермьдә Идел буе федераль округы РФ субъектлары дәүләт хакимият органнары закон чыгаручылар ассоциацияләренең пленар утырышында катнашты, дип хәбәр итә парламент Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.
Анда миграция сәясәте һәм хакимият белән бизнесның социаль партнерлык мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, әлеге өлкәдә округ закон чыгару башлангычларын этәрүгә басым ясылды. Кайбер мөһим мәсьәләләр буенча да фикер алмашулар булды. РФ закон чыгару җыеннарында төбәк бюджетларын кабул итү процесслары башланды, дип билгеләп үтелде. Аерым алганда, Татарстанда төп финанс документы беренче укылышта кабул ителде.
Ассоциация әгъзалары һәр утырышта РФ Хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы адресына төрле мәсьәләләр буенча федераль норматив-хокукый базаны үзгәртү буенча мөрәҗәгатьләр кабул итә. Бүгенге киңәшмә нәтиҗәләре буенча федераль хакимият органнарына "Наркотик чаралар һәм психотроп матдәләр турында"гы законга үзгәрешләр кертү, "РФда дәүләти-хосусый партнерлык, муниципаль хосусый партнерлык нигезләре турында"гы федераль законны тизләтү тәкъдиме кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз