Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: “Хокук саклау органнары өчен Борис Немцовны үтерү җинаятен ачу - намус эше”
“Бу зур югалту”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе
(Казан, 28 февраль, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хокук саклау органнары өчен Борис Немцовны үтерүчеләрне һәм заказчыларны табу - намус эше, дип белдерде.
“Үтерүчеләрне һәм заказчыларны ачыклауга барлык көчләр дә юнәлдерелгән. Бу - намус эше”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты спикеры билгеләп узганча, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы булып эшләгән чорда Б.Немцов белән алар якыннан аралашкан.
“Бу зур югалту”, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Моннан тыш, “үз илен үстерү буенча башка караштагы кеше буларак” Б.Немцовның үтерелү очрагы чит илләр ягыннан Россиягә тәнкыйть белдерү өчен җитди сылтау булырга мөмкин, дип саный ул.
Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге белдерә.
Мәгълүм булганча, кичә кичен Мәскәү үзәгендә – Зур таш күпердә оппозицион сәясәтче Борис Немцов үтеп барган машинадан атып үтерелгән: кимендә 7 тапкыр атканнар, 4 ядрә тигән дип фаразлана. Россия Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин шул хакта белдерде. Сәясәтчене үтерү буенча РФ ҖКның 105 нче (“Үтерү”) һәм 222 нче (“Коралның законсыз әйләнеше”) буенча җинаять эше кузгатылган. Немцовны үтерүне тикшерү РФ Президенты Владимир Путин контроленда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз