news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин халыктан килгән күп кенә сорауларга уңай җавап бирелгәнен әйтте

"Мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, ышаналар", - диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин халыктан килгән күп кенә сорауларга уңай җавап бирелгәнен әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, 2018 елда халыктан Парламентка юлланган сорауларның күбесенә уңай җаваплар бирелгән. Бу хакта ул журналистларга матбугат очрашуында әйтте.

“Сораулар аз түгел. Быел Дәүләт Советына 2740 мөрәҗәгать килде. Без моны уңай эш дип бәялибез. Мөрәҗәгать итәләр икән, димәк, ышаналар. Безгә килеп ирешә торган телдән яки язма мөрәҗәгатьнең һәрберсенә катгый контроль куйдык”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

“Күп кенә кешеләргә төрле сораулар буенча ярдәм итә алдык. Мөрәҗәгать итүчеләрдән 247 язма рәхмәт килеп иреште. Бу - Дәүләт Советы аппараты үткәргән эшкә бәя”, - диде ул.

Парламент рәисе җентекләп һәм озак вакыт өйрәнү кирәк булган сораулар да булуын билгеләп узды. “Без аларны контрольдә тотабыз”, - диде.

news_right_1
news_right_2
news_bot