news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: “Халыкны хәзер җитди сораулар борчымый”

Халык җыеннарында 300 меңнән артык кеше катнашкан

 (Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советына сайлауларга бер атна вакыт калды. Сайлау алды кампаниясе барышында депутатлыкка кандидатлар һәм сәяси партияләр үзләренең сайлаучылары белән очрашулар уздыра. “Бердәм Россия” сәяси партиясе дә сайлау алды кампаниясе барышында 150 дән артык җыен уздырган һәм анда 300 меңнән күбрәк кеше катнашкан. Бу хакта “Бердәм Россия” төбәк бүлегендә үткәрелгән матбугат конференциясендә бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.

“2009 нчы елдагы сайлау алды кампаниясе белән чагыштырганда, быелгысы көчлерәк, кызыклырак рәвештә бара. Бу кампаниядә катнашучылар да төрле яңалыклар кертә, үзләренең кызыксынуын күрсәтә. Депутатлыкка кандидатлар да, сәяси партияләр саны да быел ике тапкырга артыграк”, - диде ул сайлау алды кампаниясе нәтиҗәләре белән таныштыруны башлап.

5 сентябрь нәтиҗәләре буенча, сайлауларда депутатлыкка 395 кандидат исәпләнә, шуларның 302 се бер мандатлы округлардан сайланырга ниятли.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, ТР Дәүләт Советына узачак сайлаулар ил һәм Татарстан сәясәтендә эз калдырачак, чөнки республиканы алдагы берничә елда тагын Президент сайлаулары, РФ Дәүләт Думасына сайлаулар көтә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, “Бердәм Россия” сәяси партиясе халык җыеннарында катнашты. Анда сәясәтчеләр халыкны республиканың ирешкән уңышлары белән якыннанрак таныштырып, халыкны кызыксындырган, борчыган сорауларга җавап эзләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, халыкны бик күп нәрсәләр кызыксындыра һәм борчый, әмма ниндидер глобаль, җитди, чишелмәслек сораулар очрашуларда күтәрелмәгән.

“Мин үзем Татарстанның 24 районында халык җыенннарында булдым. Халык ачыктан-ачык яхшысын да, без чишәргә тиешле мәсьәләләр хакында да әйтте. Халык җыенннарында республиканың һәр 10 нчы сайлаучысы катнашты һәм җыеннарның нәтиҗәсе булып, без 2,5 меңнән артык тәкъдимнәр кабул иттек”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Гражданнарны борчыган сорауларның 2/3е муниципаль белем бирү учреждениеләренә кагыла, ә 1/5 өлеше социаль-мәдәни объектларның җитмәве хакында. Медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәсе, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең проблемалары да халык җыеннары вакытында шактый еш күтәрелгән. “Республиканың башкаладан бик ерак урнашкан авылларында яшәүчеләрне Федераль закон чыгару мәсьәләләре борчый булып чыкты. Мин һәрвакыт андый җирлекләрдә яшәүчеләрне авыл, район проблемалары кызыксындыра дип уйлый идем. Алар исә суд системасы, социаль түләүләр, пенсиягә кагылган кануннарның һәрвакыт үзгәреп торуы, киләчәк буынны ничек әхлаклы итеп тәрбияләү мәсьәләләре борчый икән”, - диде үзенең гаҗәпләнүен белдереп ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр сату, юллар, ишегалларын төзекләндерү мәсьәләләре дә еш күтәрелгән. ТКХ өлкәсендә булган проблемалар, белем бирү, БДИ, белем бирүдәге үзгәрешләргә кагылган мәсьәләләр дә читтә калмаган.

“Бердәм Россия” партиясенең 119 партия мәйданчыгы эшләгән. “Моның кадәр мәйданның беркайчан да булганы юк иде әле, - ди Фәрит Мөхәммәтшин. – Без хәзер алдагы 5 елга бу мәсьәләләрне чишү турында план төзиячәкбез. “Бердәм Россия” партиясенең дә яңа программалары барлыкка килү мөмкинлеге бар. Ул программалар халыкны борчыган сорауларны чишү һәм финанслауны арттыруга юнәлдерелгән булачак”.

Бөек Ватан сугышының 70 еллыгын бәйрәм итү, тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын торак белән тәэмин итү, һәйкәлләр кую мәсьәләләре дә халык җыеннарында бер генә тапкыр күтәрелми. “Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар инде бармак белән генә санарлык һәм алар елдан-ел кими бара. Шуңа да без яшь буынны сугыш чоры балаларын, тыл ветераннарын үрнәк итеп куеп тәрбияләргә тиеш. Мин үзем дә мондый гражданнарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хакында уйлана башладым”, - ди Парламент җитәкчесе.

Быелгы сайлау алды кампаниясе бик аерыла һәм җитди, глобаль күләмдә сораулар күтәрелмәгән, хакимияткә карата кискен сүзләр яңгырамаган. Тәнкыйть сүзләре булса да, алар, күбрәк, җирле үзидарә советы эшчәнлегенә кагыла диде Фәрит Мөхәммәтшин. “Моңа карап кына, чишеләсе мәсьәләләр юк, дип әйтеп булмый. “Бердәм Россия” партиясенә дә рәсми рәвештә язылган хатлар бу араларда еш килә, алар карала, тикшерелә. 1,3 мең “халык җыены” партия өчен нәтиҗәсез булмас”, - дип ышануын белдерде IV чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100