news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкның эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерәсе иде

"Алдынгы карашлы җирлек башлыклары эшмәкәрләрне таба, тырышалар", - ди Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкның эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерәсе иде
gossov.tatarstan.ru

(Яшел Үзән, 12 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эшчәнлек активлыгын уртача дәрәҗәгә җиткерү теләген белдерде. Бу хакта ул Яшел Үзәндә зональ семинар-киңәшмәдә әйтте.

Ул кече хуҗалык формалары үсеше өчен 2 млрд сум акча бүлеп бирелүен, грантлар буенча да билгеле суммалар күчерелүен искәртте. “Без бу мөмкинлекләрдән файдаланган кешеләрне дә күрәбез. Алдынгы карашлы җирлек башлыклары эшмәкәрләрне таба, тырышалар. Битарафлар да бар, әллә аңламыйлар, әллә белмиләр. Сәбәпләрен ачыклыйсы, халык эшчәнлеген уртача дәрәҗәгә менгезәсе иде”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы республика программалары ярдәмендә авылларны саклап калу ниятләнгәнен әйтте. “Авылларның яшәве мөһим. 38 республика социаль программа һәркайда уңышлы гына гамәлгә ашырыла. Россиядә бер ел эчендә картадан 300гә якын авыл юкка чыга бит. Бу хезмәт, рухи, мәдәни потенциалны югалту дигән сүз”, - ди ул.

Аның фикеренчә, авыл җирлегендә дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта бара, бары тик шартлар гына тудыру зарур. “Авыл хезмәтчәннәренең югары керемен тәэмин итү – актуаль сорау”, - ди Мөхәммәтшин.

Ул авыл җирлекләре башлыклары үз авылы активлыгын кайгыртырга тиешлеген искәртте. “Кооперативлар булдыру, терлек санын киметмәү, ә арттыру, халыкның мәшгульлеген кайгырту, мәшәкатьләрен киметү кебек бурычлар куела. Авыл "картая", халкы кими”, - диде. Сүз уңаеннан, соңгы 20 ел эчендә Татарстанда авыл халкы 100 меңгә кимегән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, мондый утырышларда авыл җирлеге башлыгы, район башлыгы дәрәҗәсендә дә хәл итеп була торган мәсьәләләр дә күтәрелә. Бу нисбәттән, ул җирле түрәләргә халык белән тыгызрак мөнәсәбәттә торырга кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100