news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителергә тиеш

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Балык Бистәсе районында «Бердәм Россия» көнен уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин: Халыкны борчыган мәсьәләләр хәл ителергә тиеш
Егор Никитин

(Балык Бистәсе, 26 март, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан үз үсешенең яңа мөһим этабына керә — көзен республика Дәүләт Советына сайлаулар узачак. Вакытны максималь нәтиҗәле үткәрергә кирәк - беренче чиратта, гади кешеләрнең мөһим мәсьәләләрен хәл итеп. «Бердәм Россия»нең Балык Бистәсе активына партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый теләк белдерде.

Очрашу җирле мәдәният йортында узды. Сөйләшү башында Фәрит Мөхәммәтшин анда катнашучыларга кешеләр белән көндәлек эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм мондый форматта очрашуларны мөмкин кадәр ешрак уздырырга кирәклеген әйтте.

«Районнарга мондый сәфәрләрнең бик мөһим булуын кешеләр белән аралашу, актуаль проблемалар турында белү, аларны хәл итү юлларын яхшырак аңлау мөмкинлеге дип саныйм. Кешеләр аларның мәсьәләләре хәл ителүен, игътибарсыз калмаячагын аңларга тиеш», - диде «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге сәркатибе.

«Республикада гамәлгә ашырыла торган социаль программалар Балык Бистәсендә дә эшли. Аларның нәтиҗәләре күзгә күренеп тора, әмма проблемалар турында да сөйләштек»,— диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Соңыннан ул кешеләр тарафыннан яңгыраган барлык мәсьәләләр "Бердәм Россия" партиясе контроленә алыначак һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәреләчәк, дип белдерде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100