news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортларына микроавтобус ачкычлары тапшырды

Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спас районнары учреждениеләре яңа автобусларга ия булды.

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар дуслыгы йортларына микроавтобус ачкычлары тапшырды
Надежда Гордеева

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың биш районындагы Халыклар дуслыгы йортларына «Форд Транзит» микроавтобуслары ачкычларын тапшырды.

Автобуслар Азнакай, Апас, Чүпрәле, Яңа Чишмә һәм Спас районнары мәдәният учреждениеләренә бирелде. Әлеге районнар базасында Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йортлары вәкиллекләре эшли.

Фәрит Мөхәммәтшин районнардагы халыклар дуслыгы йортларын транспорт белән тәэмин итү инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаганлыгын әйтте. «Минем бу мөрәҗәгатем Республика көне алдыннан булды, Рөстәм Нургалиевич шунда ук җавап бирде. Актив эш алып барган дуслык йортларына ярдәм итәргә кирәк», - диде ул.

«Без республикада мәдәни аралашу, милләтара тынычлык һәм татулык буенча алып барылучы зур эш турында ихтирам белән сөйләшәбез. Аңа Татарстан халыклары Ассамблеясе, милли-мәдәни автономияләр һәм дуслык йортлары зур өлеш кертә», — дип өстәде парламент башлыгы.

«Дуслык йортлары эшчәнлеге дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау буенча гомуми сәясәтенә гармонияле үрелеп бара», - диде Дәүләт Советы Рәисе. «Бу эшне Татарстан Мәдәният министрлыгы белән бергә — район эчендә дә, районара хезмәттәшлектә дә көчәйтергә кирәк», — дип мөрәҗәгать итте ул җыелучыларга.

  • 2016 елда яңа микроавтобусларны Казанда, Түбән Камада, Нурлатта, Тәтештә, Менделеевскида биш дуслык йорты алган иде. Тагын биш автобус бүген Азнакай районының мәдәни үзәгенә, Апас һәм Яңа Чишмә районнарының Үзәкләштерелгән клуб системаларына, Чүпрәле һәм Спас районнарының мәдәният йортларына бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100