news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау белән чыкты

“Кадерле татарстанлылар! 4 ноябрь көнне илебез менә инде бишенче тапкыр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия”, - диелә котлауда

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау белән чыкты.

“Кадерле татарстанлылар! 4 ноябрь көнне илебез менә инде бишенче тапкыр Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Россия Федерациясе өчен чагыштырмача яңа булган бу бәйрәм бик зур тарихи һәм рухи мәгънәгә ия. Безнең халкыбыз моннан дүрт йөз ел чамасы элегрәк чит ил баскынчыларыннан Ватаныбызны коткарып калу хакына берләшә алган. Россиянең бәйрәмнәр календаренда – бердәмлек көче белән илбезнең бәйсезлеген һәм бөтенлеген саклап кала алган бабаларыбызның бөек батырлыгын бөтен халык тарафыннан тану һәм ихтирам итү көне бу. Илебезнең язмышы белән эчкерсез кызыксыну, аның тарихи үткәненнән тагын бер сабак алу омтылышы дәлиле бу. Халыклар бердәмлеге көне безгә, бүгенге чор буынына, тынычлык-татулыкта яшәп, бергәләп эш иткәндә генә көчле була алуыбызны искәртә. Халыклар бердәмлеге Россия Федерациясенең төп милли идеясе, аның куәте һәм иминлеге нигезе булды һәм шулай булып кала.

Безнең республика бер-береңә ихтирамлы-рәхимле мөнәсәбәт, гасырлар буе сакланып килгән толерантлык, төрле диннәр вәкилләренең дус-тату яшәү традицияләрен саклау һәм үстерү үрнәге булып тора. Татарстанлыларның һәркайсы үзенең “дөньясында” - өендә, эшендә, кешеләр белән үзара мөнәсәбәтләрдә әйбәт “һава торышы” билгели алуын белеп тора. Бер фикер иясе кайчандыр бик гадел искәртеп үткәнчә, “кеше гомере, явызлыкка, көнчелек һәм нәфрәткә әрәм итү өчен, артык кыска”. Әйдәгез, шуны истән чыгармыйк. Шул чагында һәркайсыбызның тормышында һәм, гомумән, гомуми йортыбыз – Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе язмышларында кояшлы җилсез көннәрнең күбрәк буласына иманым камил.

Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге сезгә!” – диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100