news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара ретроавтомобильләр фестивален ачты

Фестивальдә 300гә якын борынгы автомобиль һәм мотоцикл катнаша.

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара ретроавтомобильләр фестивален ачты
Михаил Захаров/архив

(Казан, 9 август, «Татар-информ», Артур Казанцев). «Зөя калкулыклары» тау чаңгысы комплексы территориясендә XIII Халыкара тарихи техника фестивале ачылды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

«Бүген ретроавтомобильләр бәйрәме. Биредә 200дән артык катнашучы җыелган, фестиваль халыкара дәрәҗәгә ия. Бездә өч ил һәм Россиянең дистәдән артык субъекты тәкъдим ителгән. Фестиваль илебез автомобильләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән», — диде «Авторетроклуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин.

Унөченче фестивальнең үзенчәлеге республикада РАФ Кубогына ретро-ралли этабы узуда, диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмне ачты һәм шәхсән үзе ретроавтомобильгә утырып йөреп килде..

Фестивальдә 300гә якын борынгы автомобиль һәм мотоцикл катнаша. Чара кунаклары арасында Россия төбәкләреннән, шулай ук Польша, Белоруссия һәм Украина дәүләтләреннән автомобильчеләр дә бар иде.

РАФ Кубогына үткәрелгән ярыш кысаларында автоспортчылар иске автомобильләрдә маршрутны төгәл үтәүгә ярыша, республиканың истәлекле урыннарын күрәчәк һәм тарихи квестлар була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100