news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сәламләү сүзе белән чыкты

“Республикабыз һәм халык хуҗалыгының әһәмиятле өлкәләре үсешендәге тотрыклылыкны сезнең хезмәт батырлыгыгыз, тәҗрибә һәм осталык, рухи кыйммәтләрдән башка күз алдына китереп тә булмый”, - диелә сәламләүдә

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан республиканың олы буын вәкилләренә сәламләү сүзе белән чыкты.

“Кадерле татарстанлылар! 1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан без олы буын вәкилләрен котлыйбыз. Күпмилләтле Ватаныбызны үзенә бер ярату белән төзегән, данлаган һәм яклаган кешеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Мин Татарстан Президенты, республиканың Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте һәм үземнең исемемнән сезне - хөрмәтле ветераннар, кадерле пенсионерлар – Россия һәм Татарстан, безнең һәркайсыбыз өчен эшләгән эшләрегезгә шәхсән рәхмәт белдерәм. Сез һәрвакыт безнең горурлыгыбыз булдыгыз.


Бу яңгыравыклы сүзләр түгел. Республикабыз һәм халык хуҗалыгының әһәмиятле өлкәләре үсешендәге тотрыклылыкны сезнең хезмәт батырлыгыгыз, тәҗрибә һәм осталык, рухи кыйммәтләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез үзегезне тулысынча эшкә, дусларыгызга, гаиләгә бирдегез һәм игелеклелек һәм сабырлыкның көчлеләр өлешенә төшкәнен нык белдегез. Сабырлык, үзегезгә ышаныч икенче Бөек Ватан сугышында җиңәргә, илне җимереклекләрдән күтәрергә, чирәм җирләрне эшкәртергә, беренчеләрдән булып космосны буйсындырырга, дөньяга бөек фәнни ачышлар бүләк итәргә һәм бөек Ватаныбыз хакына тагын бик күп файдалы әйберләр эшләргә мөмкинлек бирде. Ничек кенә авыр булмасын, сез өметне югалтмадыгыз һәм ышаныч белән һәр туган таңны каршы алдыгыз. Сез бүген дә – безнең финанс кризисы нәтиҗәләрен, терроризмны һәм коррупцияне җиңеп чыгарбыз, теләсә нинди сынауларга бирешмәбез дигән ышаныч чыганагы.


Хөрмәтле ветераннар, сезнең календарыгызда хәзер “чал чәчләр” чоры. Әмма бу борчылыр өчен сәбәп түгел. Бары тик тормыш ыгы-зыгысы урынына үткәндәге вакыйгаларны искә төшереп уйлану, балалар, оныклар белән Яшәеш шатлыгы сере белән уртаклашу вакыты җитте. Бу сернең асылын татар халкының «Атаң данын онытма, Дан яшәүдән курыкма!” дигән мәкаләсе яхшы җиткерә. Акыллы киңәшләр өчен рәхмәт сезгә. Безнең республикада аны тормышка ашырыр кешеләр бар.


Кадерле ветераннар! Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телибез. Сезгә тормыш бик күп җилсез һәм кояшлы көннәр бүләк итсен.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100